ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина төбәкләрдә урнашкан мәктәпләргә куелган максатларга ирешү өчен эшмәкәрләр белән бергә эшләргә кирәклеген әйтте. Бу хакта ул «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
«Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының мөһим эшләренең берсе – ул чит регионнарда яшәүче татарларга ярдәм итү. Шуның өчен безнең мәгариф министырлыгында үзебезнең бүлекчәбез бар.