Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында 21-23 ноябрьдә Татарстанда узачак Пермь краеның Барда районы көннәре турында сүз барды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев билгеләвенчә, Бардада икенче Татарстанны күреп кайткандай буласың.
«Чыннан да, Барда районының 100 еллыгы тарихта бер генә була торган вакыйга. Ләкин Татарстанда Барда көннәре узган гасырның 80нче еллар ахырыннан башлап бүгенге көнгә кадәр 4нче тапкыр үткәрелә.