Чаллының 1нче мәктәбе укучылары, битараф булмаган шәһәр кешеләре белән махсус хәрби операциядәгеләргә шефлык ярдәме җыйган. Мәктәп коллективы һәм укучылар якташларына азык-төлек, медикаментлар, кием-салым җибәрде.
«Бүген безнең хәрбиләргә кирәк булган бөтен нәрсәнең барысын да төрдек һәм конкрет билгеләнгән полкка җибәрәбез. Һәр тартма үзенең адресатын табачак», - дип сөйләде Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Вера Захарова.
Вера Захарова ярдәм күрсәткән шәһәр халкына рәхмәт белдерде.