Татарстан Рәисе стипендияләре күләме арттырылды. Бу хактагы карарны республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Элек түләүләр күләме 7 мең сум тәшкил иткән, ә үзгәрешләр кертелгәннән соң 10 мең сум була.
«Бу карар имзаланган көннән үз көченә керә һәм 2024 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла», диелгән документта.
Татарстан Рәисе стипендияләрен мәктәп укучыларының бөтенроссия, халыкара һәм башка олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары...