Төмәндә җиләк-җимеш сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр Зөфәр Мөхәммәтшин авыл халкы белән ничек эшләүләрен аңлатты. Бу хакта ул «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында сөйләде.
«Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше тенденциясе һәм органик, табигый продуктларга ихтыяҗның артуы күзәтелә. Бу безне табигатьнең бай ресурсларына – Төмән өлкәсендәге авыл һәм районнарда үскән җиләк-җимеш һәм гөмбәләргә игътибар итәргә этәрде. Авыл халкы еш кына җыелган җиләк-җимешләрен һәм гөмбәләрен сату кыенлыгы белән очраша.