Казанда Бөтендөнья татар конгрессы үткәрә торган XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы уза.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. «Kazan Palase by Tasigo» залында 13 илдән һәм Россиянең 60 төбәгеннән 400 делегат җыелды. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашучыларны сәламләде.
«Бөтендөнья татар конгрессы үз эшчәнлеген 2020 елда Милләт Җыены тарафыннан кабул ителгән «Татарлар: гамәл стратегиясе»н гамәлгә ашыру кысаларында дәвам итә.