Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Дәүләтов су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт әйтте. Бу турында «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумының пленар утырышында сөйләде.
«2024 ел Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе өчен шатлыклы һәм кайгылы вакыйгаларга бай иде Язын бездә көчле су басу булды. Табигать казасы аркасында күп йортлар, инфраструктура объектлары зыян күрде, кешеләр бер нәрсәсез калды. Саннар теле белән әйтсәк: 37 мең кеше...