Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә татар театрына нигез салучыларның берсе Газиз Айдарскийның 125 еллыгына багышланган концерт булды. Аны театр эшлеклесенең кызы 99 яшьлек Әлфия Айдарская оештырган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзер үзәк урнашкан бинада Айдарский 1924 елда татар труппасын оештыра. Алга таба ул Мәскәүнең беренче татар театры баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе була, вафат булганчы (1933 елга кадәр) театрны җитәкли. Татар...