Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Чимги тура»лылар - җиңүче» дигән язмасы чыкты.
Өлкәбезнең танылган мәдәният хезмәткәрләре һәм аларның укучылары тупланган «Чимги тура» уен кораллары ансамбле Ижауның Халыклар дуслыгы йортында узган III нче «Уйна, гармун!» регионара фестивалендә катнашты. 5 төбәктән җыелган 120дән артык гармунчы арасында җиңеп кайттылар алар. Әле аерым чыгышларда Әбүзәр Миңнебаев I урын алса, Салават Сәитов II урын алуга ирешә.
Тагын да Ислам Сафинның туган ягы да бит әле Ижау.