Татарстанның киләсе елга бюджеты керем һәм чыгым өлешләре 47 миллиард сумга диярлек арттырылды. Бу федераль бюджет акчаларын субвенцияләр, субсидияләр һәм башка бюджетара трансфертлар рәвешендә бүлүгә бәйле. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында республика финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
«2025 елга республика бюджетында бүленгән федераль акчалар күләме 42,7 миллиард сум, 2026 елга — 42,1 миллиард сум, 2027 елга — 40,6 миллиард сумны тәшкил итәчәк.