28 декабрь – эш көне булган шимбәне ял көне итү инициативасын җитди дип атап булмый. Бу фикерне Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтте.
Алдарак Дәүләт Думасы депутаты Станислав Наумов декабрь ахырындагы алты көнлек эш атнасын бетереп, 28 декабрьне ял көне итәргә тәкъдим иткән иде.
«Бу елга барлык графиклар әле узган ел ахырында ук расланганнан соң, депутат Наумовтан бу хакта ишетү сәер. Без 2025 елга ял көннәрен беләбез инде, ул, чыннан да, моның өчен көрәшсә, Хөкүмәткә...