ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов «САФ» балалар интернет-радиосы татар халкының мәдәниятен, байлыгын саклый һәм үстерә дип саный.
«Балалар өчен җырларыбызга карата мәхәббәт уята торган бик матур проект. «САФ» радиосы – кешеләрне берләштерә. Иң мөһиме, аның 30 меңнән артык уникаль тыңлаучысы бар. Көн дәвамында тыңлап торучылар күбрәк булыр, Аллабирса. Нәтиҗәне ике-өч ел көтәргә кирәкми...