Татарстан Министрлар кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсендә баш киңәшче Альбина Бәшәрова «САФ» радиосының еллык нәтиҗәләрен ясау чарасында катнашты. Ул аны продюсерлык үзәге дип атады.
«Алсу Галимовага һәм фидакяр хезмәт башкаручы «САФ» радиосының барлык командасына рәхмәт әйтәсем килә. Бөтен эшләрен калдырып, алар «САФ» радиосы эшләсен дип тырыша. «САФ» балачак проекты турында аерым әйтәсем килә, бу хезмәт – федераль каналлар башкарган хезмәткә тиң.