Авылда яшәүчеләргә кибетләрдә картадан акча алу мөмкинлеге булачак. Татарстан депутатлары әзерләгән бу закон проектын Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта кабул итәчәк дип сөйләде Икътисади сәясәт буенча дәүләт комитеты рәисе Максим Топилин.
«Документ Татарстан халкы инициативасы белән барлыкка килде: нәкъ менә алар шушы сорау белән мөрәҗәгать итте, чөнки банкоматлар һәм банк бүлекчәләре бөтен җирдә дә юк», – дип аңлатты парламентарий үзенең Телеграм-каналында.
Әлеге яңалык ярдәмендә...