Әтнә театры Казахстанның Чимкент шәһәрендә узган Үзәк Азия халыкара театр фестиваленнән җиңү белән кайта.
«Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңү яулады», дип сөенечләре белән уртаклашты театрның матбугат үзәге.
Театр Казахстанга Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Кар астында кайнар чишмә» спектаклен калып барган иде.