Татарстан башкаласы хакимияте «Казан» гаилә үзәге каршындагы территорияне Яңа елга бизәү өчен 18,1 миллион сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында чыкты.
Тендерга документациядән билгеле булганча, подрядчы Яңа ел чыршысын (агач конструкция, ясалма ылыс, яктылык гирляндалары һәм шарлар) корырга, ә аннары сүтәргә тиеш була. Ул шулай ук иллюминация (декоратив яктырту) кору, шале-йортлар, үтеп керүгә каршы блоклар һәм барьер киртәләр урнаштыру һәм сүтү эшләрен тәэмин итәчәк.