«Татмедиа»ның «Кәеф» лабораториясендә «Ялкын» журналы фатирник оештырды. Чараның төп кунагы җырчы Рифат Хөснияров иде.
«Бу очрашуны без «Ялкын»лы фатирник дип атадык. Күптән түгел шундый очрашуны Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева һәм Таңсылу белән үткәргән идек. Шундый җылы кичә булган иде. «Кәеф» фатирниклар үткәрү, очрашулар өчен бик яхшы урын. Безнең Рифат Хөснияров белән эшләү мөмкинлеге килеп чыкты. Киләчәктә, бәлки, бу форматны үзгәртербез. Яшүсмерләр яратып тыңлаган җырчыларга игътибар бирербез дип уйлыйм.