Бүген, 12 ноябрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы Омск өлкәсендәге җиде татар авылына гуманитар ярдәм тапшырды. Ярдәмне Әбәркүл авылында калдырдылар. Акча һәм товарлар җыю Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерик, 8 майда Омск өлкәсе Усть-Ишим районында дамба өзелде.