«САФ» балалар интернет-радиосы координаторы һәм мөхәррире Алсу Галимова радионың еллык нәтиҗәләрен ясап, радионың үз студиясе булуын теләвен әйтте.
«Радиобызның иҗат төркеменә ышанганыгыз һәм аерым бер проектларда терәк булганыгыз өчен чиксез рәхмәт! Бу бик кирәк! Киләсе очрашуыбыз үзебезнең яңа студиядә булсын дип телик. «САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосы аваз салганга 2,5 ел булды. Энтузиазмда эшләгән радио өчен бу аз түгелдер. Әлеге вакыт дәвамында радионың уникаль тыңлаучылар саны бөтен дөнья буенча 36 меңнән артты.