28 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында Татарстанда АИ-95 маркалы бензин 56,26 сумга кадәр арзанайды. Татарстанстат мәгълүматыннан билгеле булганча, аның бәясе бер литры өчен 13 тиенгә кимегән.
Шул ук вакытта бензинның башка маркалары һәм дизель ягулыгы, киресенчә, кыйммәтләнде. Әйтик, АИ-92 бәясе 1 тиенгә — литры өчен 51,91 сумга кадәр, АИ-98 һәм аннан да югарырак маркалы бензин бәясе 6 тиенгә — литры өчен 78,34 сумга кадәр артты.
Дизель ягулыгы, 5 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 62,93 сум торган.