Татарстанда яшәүчеләр узган төндә төньяк балкышы шаһиты булган һәм әлеге күренешнең кадрлары белән уртаклаша. Республика халкы сүзләренчә, фотолар Татарстанның Әлки районында төшерелгән, дип яза ТНВ.
Элегрәк галимнәр төньяк балкышлары Җирнең магнит кыры көчсезләнү яки кояшта кабыну булу нәтиҗәсендә барлыкка килә, дип сөйләде. «Матур табигый күренеш» барлыкка килүне КФУ профессоры Юрий Нефедьев шулай аңлатты.
Сүз уңаеннан, нәкъ менә 10 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 15:06 сәгатьтә кояшта көчле кабыну булган.