Спас районының Болгар мәчете каршында гарәп телен һәм орфографиясен өйрәнү курслары башланды. Дәресләр һәр якшәмбе кичке намаздан (ахшамнан) соң үткәрелә һәм 1-1,5 сәгать дәвам итә. Бу хакта «Яңа тормыш» газетасы яза.
Беренче дәрес узган якшәмбедә үткәрелде һәм, Болгар шәһәре һәм Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр сүзләренә караганда, халык шактый күп җыелган. Авыллардан тулы гаиләләр белән килүчеләр дә булган.
Курслар мартка кадәр узачак, һәм гарәп телен өйрәнергә теләүчеләр аларга кушылырга мөмкин.