Казанда «Пирамида» эшлекле-күңел ачу үзәгендә эшче яшьләрнең «Безнең заман — Наше время» мәдәни фестивале финалы үтте. Уникенче тапкыр оештырылучы әлеге мәртәбәле фестивальдә Зәйнең эшче яшьләре дә актив катнаша. Быел да финалга район башкарма комитеты командасы һәм ГРЭС предприятиесенең талантлы яшьләре үтте. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Башкарма комитет командасы супер-финалда икенче урын алуга иреште. Ә аерым чыгышлар буенча караганда, кече форма вокал, вокаль ансамбльләрдә...