ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Запорожье өлкәсе губернаторы Евгений Балицкий белән очрашты. Казан Кремлендә узган сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча яклар ике төбәк арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек алып бару турында килешү имзалады, дип яза Республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Балицкийның республикага сәфәре барышында Татарстанның социаль-икътисади үсеше белән танышу мөмкинлеге бар. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе...