9 ноябрьдә Анталиянең Төрки халыклар үзәгендә (Türk Ocakları Antalya Şubesi) татарча диктант яздылар. Чарада Адана шәһәреннән төрек кешесе Хакан Отлуоглу да катнашты.
Ул – авыл кооперативлары аудиторы, хатыны Гөлнара һәм улы Мәхмәт белән инде 8 ел Анталиядә яши, студент елларыннан бирле татар телен өйрәнә, дип яза «Татар-информ».
Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Хакан бәй Шиһабетдин Мәрҗанинең татарлар мәгарифтә алгы сафта булып, белем алу өчен рус мәктәпләренә килергә тиеш, дигән сүзләрен мисал итеп китерде.