Мамадыш районыннан Татарстан шефлык иткән Лисичанск шәһәренә 11 тонна гуманитар йөк, шул исәптән 8 тонна яңа уңыш яшелчәләре җибәрделәр. Ярдәмне бүген иртән машинага төяделәр.
«Татар-информ»га Мамадыш районы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гуманитар ярдәм составында шулай ук 2,7 тонна шешәле су һәм Мамадыш лимонады җибәрелгән.
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин якташларга Лисичанск халкына актив ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. Мамадыштан җибәрелгән гуманитар ярдәм...