Бүген Әлмәттән махсус хәрби операциядә катнашучыларның 60 баласы Чаллыда урнашкан «Саулык» сәламәтләндерү лагерена китте. Смена 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Муниципаль берәмлек матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, Әлмәттә хәрбиләрнең гаиләләренә даими ярдәм күрсәтелә, шуларның берсе – 7-15 яшьлек балалар өчен юлламалар. Киләсе смена 2 декабрьдә башлана.
«Балалар биредә ял итеп кенә калмыйча, сәламәтлеген ныгыта, уңай хис-кичерешләр ала һәм энергия туплый алачак.