Казахстан Республикасының Абай өлкәсе Язучылар берлеге рәисе, Абай өлкәсе китапханәсе директоры Мерей Карт «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан шәһәре һәм татар халкы җирлеге белән бәйләнеш турында сөйләде. Бу хакта ул Габдулла Тукай әдәби музеенда Казахстан Республикасы Семей (Сәмәй) шәһәренең Абай исемендәге өлкә китапханәсе «Абай исемендәге китапханәнең китап раритетлары» дигән китап экспозициясен тәкъдим итү кичәсе алдыннан әйтте.
«Казахлар өчен Казан каласы – тарихи һәм изге шәһәр. Безнең рухи дөньябыз Казанда барлыкка килгән.