Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәрҗани урамындагы 12нче мәктәптә булды. Ул уку бүлмәләрен, яңартылган компьютер сыйныфларын, спорт блогын карады һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ачык дәрескә керде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Белем бирү учреждениесенең өч бинасы – төп корпус, башлангыч мәктәп һәм спорт блогы биналары – бар. Биредә 777 укучы белем ала, 49 укытучы эшли.
1998 елда биредә этномәдәни компонентлы беренче сыйныфлар ачылган.