Кариев театры артисты һәм яшь режиссер Булат Гатауллин Кариев театрында грант акчасына куркыныч әкият чыгара. Сүз Казан мэриясе гранты турында бара. Ул 500 мең сумны тәшкил итә.
«Мин җәй көне «Үз телем» бәйгесендә спектакль проекты өчен грант оттым. Әлеге спектакльне башка театр мәйданчыкларына да тәкъдим итә ала идем. Ләкин үз театрым якын – Кариев театрында эшләргә теләдем. «Шайтан һәм аның кызы» исемле татар халык әкияте буенча куелган спектакль «Шайтан... Егет... Кыз» дип аталачак»...