Габдулла Тукай әдәби музеенда Казахстан Республикасы Семей (Сәмәй) шәһәренең Абай исемендәге өлкә китапханәсе «Абай исемендәге китапханәнең китап раритетлары» дигән китап экспозициясен тәкъдим иткән иде. Кичәдә Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе иясе Зиннур Мансуров та чыгыш ясады.
«Ислам шәригатендә шундый күрсәтмә бар: дөнья бетеп барганда да, ахырзаманда да агач утырт, дигән. Күреп торам: без – казахлар да, татарлар да китаплы халык. Мөгаен, без ахырзаманда да китап чыгару, бастыру белән мәшгуль булырбыз.