Мөслим районы Метрәй авылында гомер итүче Әсхәт Исәнбаев күпләп куяннар тота. Аның ихатасындагы үзе ясаган 25 ояда 200 баштан артык куян яши. Бу хакта «Авыл офыклары» газетаы яза.
«Куяннар асрау нәселдән килә. Әтием дә күпләп куяннар тәрбияләде. Кечкенә чакта аларны тәрбияләүгә без балалар да үзебезчә өлеш керттек. Үсеп җиткәч, мин дә хуҗалыкта куяннар үстерәчәкмен, дигән хыял белән яндым. Теләгем чынга ашты. Бу мавыгуым тора-бара яшәү рәвешенә әйләнде. Куяннар белән сөйләшә-сөйләшә, ашарларына салам, су куям.