Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә ТР мөфтияте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узды. Анда Татарстаннан кала, Башкортстан һәм Чувашиядән дә йөздән артык спортчы катнашты. Алар ярышларның төп бүләге - Олы хаҗга юллама өчен көрәште. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
Нәтиҗәдә, әлеге затлы бүләккә Чаллыдан 38 яшьлек армрестлер Фәнис Нурхәммәтов лаек булды. Ул спорт белән шөгыльләнүдән кала, Чаллы шифаханәлеренең берсендә педиатр булып хезмәт куя. Юллама иясен...