Төркиянең Анталья шәһәрендәге «Анталья Татарлары» татар җәмгыяте Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылды һәм үз мәйданчыгына җәмгыять әгъзалары, шулай ук Анталиядә яшәүче диаспора кунакларын җыйды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Анталья Татарлары» татар җәмгыяте җитәкчесе Оксана Назарова хәбәр итте.
«Телне белмәгән кунаклар татарча сөйләмне һәм татар җырларын ишетте, татар телен өйрәнергә теләкләре туды. Безнең диктант язу тәҗрибәсен шулай ук Анталиядәге диаспоралар да үзләштерергә карар кылды.