РФ Президенты Владимир Путин эчке эшләр органнарының гамәлдәге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлады. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия лидеры билгеләп үткәнчә, бу көнне илебез гражданнары «бүлекчәләренең чын легендасы булган (шул исәптән Бөек Ватан сугышы елларында) хокук тәртибе солдатларының кыюлыгы һәм фидакярлеге алдында баш ия».
Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре бүген дә ведомство тарихына яңа данлыклы традицияләр яза, дип саный Владимир Путин.