Бүген балалар IT-паркында «Ялкын» журналы яңа санын, яңа җитәкчене һәм команданы укучыларына тәкъдим итте. Чарага журналның элеккеге баш мөхәррире, хәзерге вакытта «Ватаным Татарстан» газетасын җитәкләүче Илназ Фазуллин да килгән иде. Ул яңартылган журналга карата үз фикерен әйтте.
«Үзгәрешләр һәрвакытта да кирәк: сан саен булмаса да, әмма елына бер-ике тапкыр үзгәреш кичерү - ул журнал өчен нормаль күренеш. «Ялкын»да минем җиде ел гомерем узды. Әлеге чор эчендә шактый күп экспериментлар, яңа проектлар эшләдек.