Алабуганың Тынычлык проспектында чыршы формасында яңа топиарлар урнаштырдылар, алар дүрт аюлы популяр композиция белән янәшә тора. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Бу яшел фигуралар шәһәрнең чын бизәгенә әверелде, алар җирле халыкның һәм Алабуга кунакларының игътибарын җәлеп итеп тора.
Топиарлар ясау буенча эшләр 2022 елда башланды. Шәһәр халкы мондый бизәлешләргә уңай мөнәсәбәттә. Алабуганың төрле почмакларында урнаштырылган топиарлар шәһәрнең бер символына да әверелделәр дияргә була.