Бүген Марий Эл республикасының Бәрәңге районында 3нче мәртәбә фәнни-мәгърифәти конференция - «Насретдин укулары» узды. Аның темасы - «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен - Ислам өммәте нигезләренең берсе».
«Без дөньяда үзгәрешләр барган чорда яшибез. Стандартлар, традицияләр үзгәрә. Әле яңа гына Казанда БРИКС саммиты үтте. Анда бик күп илләр катнашты. Аларның күбесе традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту өстендә эшли. Безнең Россиядә барган күп кенә яңарышларны мөселман илләре үрнәк итеп ала....