Иртәгә, 10 ноябрьдә, Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм көндез республикада, шул исәптән Казанда да көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк.
Бофорт шкаласы буенча, 13,9 – 17,1 м/с тизлектәге җил көчле, ә 17,2 – 20,7 м/с тизлектәге җил бик көчле булып санала.
Моннан тыш, көндез кыска вакытлы буран булуы көтелә.
Көннең икенче яртысында һәм кич юлларда урыны белән бозлавык була.