Шимбә көнне, 9 ноябрьдә, Татарстанда +1..+5 градус җылы була. Республиканың Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча урыны белән җепшек кар яварга мөмкин.
Шулай ук иртән юлларда урыны белән, бигрәк тә төньяк һәм көнчыгыш районнарда бозлавык була.
Җилнең тизлеге секундына 8-13, урыны белән 15-20 метр тизлеккә җитәчәк.