6-8 ноябрь көннәрендә XXII Мәскәү халыкара Коръән укучылар конкурсы узды. 31 ил вәкиле катнашкан бәйгедә Россияне Казаннан килгән 16 яшьлек Әхмәд Шахмамедов тәкъдим итте. Катнашучыларның чыгышларын һәм бйгенең ябылу тантанасын YouTube видеохостингындагы Muslim TV каналыннан кереп карарга була.
Әхмәд Шахмамедов Коръәнне бик кечкенә чагында ук укый башлый һәм 10 яшендә Изге Китап текстын тулысынча өйрәнә. 10 кыраатка ия (Әйтелештәге аермаларга, грамматикага һәм авазларның үзенчәлекләренә нигезләнгән Коръән уку вариантлары – иск.