Саба районы Урта Саба авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.
Яңа модульле ФАП «Сәламәтлек» илкүләм Милли проекты кысаларында сафка басты.
«Бүгенге көндә Урта Сабада 115 кеше яши, шуларның 33 лаеклы ялда булучылар, тагын 1яше тулмаган ике яшь сабый бар. Фельдшер-акушерлык пунктында халык сәламәтлеген кайгыртуга барлык мөмкинлекләр бар. Шулай ук бездә диспансерлаштыру һәм һөнәри яраклылыкка тикшеренүләр узарга, анализлар тапшырырга мөмкин булачак.