Минзәлә шәһәре гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге «Сәяр» балалар театр һәм киностудиясе коллективы Татарстанның иң яхшы мәктәп театры дип табылган. Тинчурин театры аны шефлыкка ала.
«Бүген Тинчурин театрында гаилә театрларының «Гаилә тарихы» һәм мәктәп театрларының «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсына нәтиҗәләр ясалды», дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.
Әлеге фестиваль республикада икенче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры Татарстанның Мәдәният министрлыгы...