Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле композитор Радик Сәлимов музыкасына иҗат ителгән «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» спектакленең премьерасын әзерли. Музыкаль спектакль 2025 елның 9 гыйнварында көтелә.
«Бу спектакль - 17 ел элек коллектив куйган «Җиде мәрҗән» беренче татар этно-мюзиклының заманча куелышы. Премьера М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә булачак», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
«Җиде мәрҗән. Халык хәтере» - ул кешелек кыйммәтләре, үзеңне эзләү...