Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Җиде Бах» концерты булды. Ул Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең I Халыкара музыкаль династияләр фестивале кысаларында оештырылды. Фестиваль консерватория ректоры, профессор Вадим Дулат-Алиев инициативасы һәм сәнгать җитәкчелеге белән уздырыла.
Концертта классик композитор – Иоганн Себастьян Бахның бабалары һәм аның дүрт композитор улы иҗат иткән музыка яңгырады.
«Концертның уникальлеге шунда: әлеге композиторларның...