Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакиров фонды һәм сәнгать музее турында фикерләрен һәм Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү буенча эшне туктатмауларын әйтте.
«Музей буенча тәкъдимне ясадык, ләкин әле ул хәл ителмәде. Ул Илһам Шакиров музее гына булырга тиеш түгел. Без сәнгать музеен ясарга тәкъдим иттек. Аның кимендә 250-400 кеше сыйдырылышлы залы булырга тиеш.