Татарстанның Актаныш районы хәрби иҗтимагый оешмалары ветераннары хәйрия акциясенә кушылды.
Бу юлы активистлар, «Без бергә» рәсми Ярдәм фондына 37,8 мең сум акча тапшырып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтте. Әлеге акча якташлары үтенече буенча бронежилет сатып алуга тотылачак.
Моннан тыш, ветераннар Актаныш районыннан элегрәк фронтка озатылган гуманитар йөк партиясен әзерләүгә дә шактый өлеш кертте. Акчалата ярдәм күләме 33 мең сум тәшкил итте. Чираттагы йөк...