Атна ахырында Татарстанда кыска вакытка җылыта. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында шул хакта әйтелә.
Иртәгә, 8 ноябрьдә, урыны белән бераз кар һәм җепшек кар көтелә. Юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка киләчәк. Һава температурасы төнлә -1..-6 градус, көндез -1..+2 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә, 9 ноябрьдә, төбәк атмосфера фронты йогынтысы зонасында кала. Төнлә – җепшек кар, көндез күбесенчә яңгыр явачак. Температура фоны күтәрелә башлый.