«Август-Агро» идарә компаниясе авыл хуҗалыгы турында язучы журналистлар өчен «Свияжск-Зернопродукт» элеватор комплексына матбугат туры оештырды. Комплекс белән танышу түгәрәк өстәлдән башланып китте.
«Элеватор агымдагы елның июль аеннан, урак вакыты кергәч, үз эшен башлап җибәрде. Моңа кадәр дә тәҗрибә өчен эшләтеп караганыбыз булды. Көненә 4 мең тонна икмәк кабул иткәнебез дә булды. Август аенда аеруча күп итеп ашлык кабул ителде, ай эчендә 70 мең тоннаны тәшкил итте», – дип сөйләде...