Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин фикеренчә, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакиров репертуарындагы җырларга саклык белән генә кагылырга кирәк.
«Җырчыларга сак булырга, киңәшләшеп эшләргә әйтер идем. Чөнки аны халык шулай кабул иткән, халык аңа мөһер суккан – ул документ булып тора. Илһам абый репертуарындагы җырларга саклык белән генә кагылырга кирәк. Мин аңлыйм: һәр җырчының җырлау осталыгы...